Мамадыш районы "Забота" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәт алучыларның компьютер грамоталылыгына өйрәтү

2020 елның 26 октябре, дүшәмбе

Безнең заманда компьютерны белү - зарурлык. Чөнки, компьютер грамотасы, өлкән яшьтәге кешеләргә һәм инвалидларга озак вакыт чиратларда тормаска мөмкинлек бирә, ә шәхси кабинет аша, өйдән чыкмыйча гына барлык коммуналь хезмәтләрне түләргә ярдэм итэ. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Мамадыш муниципаль районындагы «Забота «халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең социаль-тернәкләндерү бүлекчәсе хезмәт буенча инструкторы Ләйлә Алексеева һәр заездда шөгыльләнергә теләүчеләр төркемен туплый. 2020 елда 127 кеше укыды. 2021 елда бу сан шактый артачак дип уйлыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International