2020 нче елның 23 нче октябре көнне 9 нчы санлы социаль участогында Түбән Кама «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Гөлназ Веселовская Татарстанның 100 еллыгына багышланган "Татарстан тарихы" дигән чара үткәрде. Максат: балаларның туган як турында булган белемнәрне киңәйтү, патриотизм, үз илең, халкың өчен горурлык хисе тәрбияләү. Әлеге чарада социаль хезмәт күрсәтелүче 7 бала катнашты.
2020 елда Татарстан үзенең оешуына 100 ел тулуны билгеләп үтте. Бу безнең республика өчен дә, бөтен Россия федерациясе өчен дә истәлекле вакыйга. Мондый даталарда узган елга йомгак ясап, киләчәккә планнар корырга гадәтләнелгән. Дәүләтчелекнең 100 еллыгы эчендә Татарстан халкы гаять зур, авыр, батыр һәм бәхетле юл узды.
Чара башында балалар планшетта «ТАССР тарихы» дип аталган документаль фильм карадылар, аннары фильм турында фикер алыштылар.
Шуннан соң белгеч катнашучыларны Татарстан символлары, мәдәниятнең үзенчәлекләре, элек билгеләп үтелгән истәлекле вакыйгалар, урыннар, гореф-гадәтләр, бәйрәмнәр белән таныштырды, видеороликта балалар соңгы елларда башкалабызның ничек үзгәрүен ачык күрә алдылар. Чара Түбән Кама шәһәренең истәлекле урыннары турында сөйләү белән тәмамланды.
Балалар актив катнаштылар һәм кызыклы чара өчен рәхмәт белдерделәр.