«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Аралашу вакытында тискәре хис-кичерешләрдән саклану техникалары» дигән темага мини-тренинг

2020 елның 27 октябре, сишәмбе

Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен психолог Чулпан Галләмова  «Аралашу вакытында тискәре хис-кичерешләрдән саклану  техникалары» дигән темага мини-тренинг үткәрде.

Тренингның максаты: социаль хезмәт алучыларны катлаулы шартларда үз-үзләрен тотышын җайга салу, авыр яки күңелсез булган кешеләр белән хезмәттәшлек иткәндә һәм конфликтлы шартларда үз реакцияңне үзгәртүгә өйрәтү.

Тренинг вакытында психолог социаль хезмәт алучыларга «Күк йөзе», «Ук тотучы», «Үз-үзеңне күзәтү», «Әңгәмәдәшнең фикере», «Чит роль» күнегүләрен үткәреп, алар арасында психологик киртәләрне һәм әңгәмәдәштән чыккан негативларны билгеләргә өйрәтте.

Тренинг җылы, рухи атмосферада узды һәм социаль хезмәт алучылар  уңай хис-кичерешләр һәм яхшы кәеф алдылар. Ышанычлы атмосферада барысы да бердәм булып, әлеге техникалар тикшерелә торган мәсьәләгә кагылышлы һәм шәхескә каршы барлык һөҗүмнәргә дә җавап бирмәскә булышучы мәгълүматны гына сайлап алырга өйрәтә дигән фикердә калдылар.

Тренингта ун кеше катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International