ЯҢАЛЫКЛАР


30
октябрь, 2020 ел
җомга

Баулы интернат-йортында өлкән шәфкать туташы Т.В. Кәлимуллина Т.В. Мәгълүмати-агарту чарасын үткәрде: хәвеф-хәтәр тудыруның идарә ителә торган факторларын бетерү һәм яшәү рәвешен үзгәртү акценты белән инсультны кисәтү буенча, авыруны профилактикалауга һәм тернәкләндерүгә юнәлдерелгән күнегүләр комплексы күрсәтелде.

 

​ ​ ​ ​ Гаилә һәм балаларга ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре гражданнарны уку, эшкә урнаштыру өчен социаль контракт төзү рәвешендә дәүләт социаль ярдәме күрсәтэләр. Контрактлар төзү барышында, мөрәҗәгать итүчеләр белэн белгечләр тарафыннан консультацияләр үткәрелә, әңгәмә кәгазе һәм социаль адаптация программасы тутырыла.

2020 нче елның 29 октябрендә Балтач районы Башкарма комитетының балигъ булмаганнар арасында гаилә иминлеге һәм хокук бозуларны кисәтү буенча муниципаль хезмәткәр Татьяна Тургенева һәм Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль педагогы Гөлшат Сәләхова Исаев исемендәге Урта Көшкәт урта мәктәбенең 11 укучысы өчен «Нәфрәт һәм ксенофобия безгә юлдаш түгел» дигән шөгыль үткәрде.


29
октябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

             Көз-ишегалдында һәм бакчада урып-җыю, кышка әзерлек вакыты. Көндез һава торышы безне үзенең җылы һәм кояшы белән сөендерә, ә төнлә термометр баганасы кайчагында 0 градуска җитәргә мөмкин. Кояшлы матур көннәрдә интернат-йорт хезмәткәрләре монда яшәүчеләрчеләр белән интернат-йорт ишегалдына ашыгып, территорияне яфраклардан чистартып, теплицаны җыештырып, кышка чәчәк түтәлләре әзерләп куйдылар. Даими эшләү, хәрәкәтләнү ярдәмендә генә үз активлыгыңны саклап калырга мөмкин. Шул вакытта гына тормыш сыйфаты яхшыра, файдалы эш башкарудан  канәгатьләнү хисе туа.

2020 нче елның 28 нче октябре көнне «Үзгәрешләр җиле» клубы эше кысаларында «Веста» үзәге белгечләре Гизатуллина Гөлнара һәм Веселовская Гөлназ «АВТОЛИДЕР» автомәктәбенә закон белән каршылыклары булган 10 яшүсмер өчен экскурсия оештырдылар. Максаты: яшүсмерләрдә юл хәрәкәте кагыйдәләрен ныгыту, үз тормышы һәм башка кешеләрнең тормышы өчен җаваплылык хисе тәрбияләү.

 

2020 елның  29  октябрендә   Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты – интернаты урта төркемдә  тәрбияче Абдуллина Роза Әмир кызы тарафыннан  иртәнге гимнастика.

Чара: Балаларның сәламәтлеген, тискәре хисләрен ныгыту, барлык организм системасын үстерү.

2020 елның  егерме сигезенче октябренда «Тылсым» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең белгечләре җинаять - башкарма инспекциясенең өлкән инспекторы Фазылҗанов Айнур белән берлектә шартлы рәвештә дүрт хөкем ителгән балигъ булмаган балалары булган ата-аналар  белән «Гаиләдә үзара мөнәсәбәтләр»  темасына  чара үткәрделәр.

Чирмешән муниципаль районында өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасын тормышка ашыру кысаларында «Мәрхәмәтле йөрәк» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә» атна саен «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» технологиясе буенча дәресләр уза. 

2020 нче елның 29 нчы октябрендә «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен социаль-тернәкләндерү бүлекчәсе психологы һәм культорганизаторының «Көзге урманга – гөмбә  җыярга»дип исемләнгэн уртак чарасы үткәрелде. Катнашучылар гөмбәләрнең исемнәрен уен формасында искә төшерделәр, логик табышмакларга җавап бирделәр, урман белән бәйле үз тормышларыннан хикәяләр сөйләделәр. Чара дустанә шартларда узды.

«Мәрхәмәтле йөрәк» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өч елдан артык «Фемида дәресләре» хокукый клубы эшли. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International