«Мәрхәмәтле йөрәк» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өч елдан артык «Фемида дәресләре» хокукый клубы эшли. Әлеге клуб каршында оештырылган чараларның максаты-балигъ булмаганнарны аларның законнар белән таныштыру һәм закон тыңлаучан яшүсмерләр тәрбияләү. Бүлекнең социаль эш буенча белгече Наталья Ларионова яшүсмерләр белән “Мин үз гамәлләрем өчен җавап тотарга тиеш” дип исемләнгән чара уздырды.
Биредә яшүсмерләр үзләренең хокукый белемнәрен киңәйттеләр, үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.
Әлеге чарада 7 яшүсмер катнашты.