2020 нче елның 29 нчы октябрендә «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен социаль-тернәкләндерү бүлекчәсе психологы һәм культорганизаторының «Көзге урманга – гөмбә җыярга»дип исемләнгэн уртак чарасы үткәрелде. Катнашучылар гөмбәләрнең исемнәрен уен формасында искә төшерделәр, логик табышмакларга җавап бирделәр, урман белән бәйле үз тормышларыннан хикәяләр сөйләделәр. Чара дустанә шартларда узды.