«Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» технологиясе буенча дәресләр

2020 елның 29 октябре, пәнҗешәмбе

Чирмешән муниципаль районында өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасын тормышка ашыру кысаларында «Мәрхәмәтле йөрәк» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә» атна саен «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» технологиясе буенча дәресләр уза. Укыту аерым һәм төркемләп тә үткәрелә.

Дәресләр авыручы гражданнар һәм инвалидларны караганда кирәкле тернәкләндерү техник чараларын һәм җиһазларын кулланып уза. Укучылар чит кеше тәрбиясенә мохтаҗ булган гражданнарны карау буенча бөтен кирәкле мәгълүматны алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International