2020 нче елның 28 нче октябре көнне «Үзгәрешләр җиле» клубы эше кысаларында «Веста» үзәге белгечләре Гизатуллина Гөлнара һәм Веселовская Гөлназ «АВТОЛИДЕР» автомәктәбенә закон белән каршылыклары булган 10 яшүсмер өчен экскурсия оештырдылар. Максаты: яшүсмерләрдә юл хәрәкәте кагыйдәләрен ныгыту, үз тормышы һәм башка кешеләрнең тормышы өчен җаваплылык хисе тәрбияләү.
Экскурсия башында «АВТОЛИДЕР» автомәктәбе директоры Резедә Миңнулла кызы автомәктәпнең тарихы турында сөйләде, балаларны эшче персонал белән таныштырды. Аннан соң яшүсмерләр уку сыйныфлары белән таныштылар, кызыклы формада юл хәрәкәте кагыйдәләрен кабатладылар, юл билгеләренең әһәмиятен искә төшерделәр, җәяүлеләр өчен юл ситуацияләрен бергәләп тикшерделәр. Яшүсмерләр зур соклану белән уку гаражында булдылар, анда алар үзләрен чын машина йөртүчеләр итеп тоя алдылар, төрле автомобиль маркалары белән таныштылар, автомобильләрнең детальләрен өйрәнделәр.
Балалар бик күп уңай эмоцияләр алдылар һәм кызыклы һәм танып-белү экскурсиясе өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.