ЯҢАЛЫКЛАР


2
ноябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында барлык тәрбияләнүчеләр өчен «Көз бәйрәме» узды

Россия хәрби тарихының истәлекле даталары кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Гөлнара Гизатуллина 10 нчы санлы социаль участокта «1827 нче елда Наварин диңгез сугышы» дигән темага дәрес үткәргән.

1 ноябрь көнне Балтач муниципаль районының  «Наз» үзәге  социаль реабилитация     бүлекчәсендә социаль хезмәт алучыларга шәфкать туташы Лимуза Фәхретдинова COVID-19 коронавирус йогышын профилактикалау, гомуми гигиена чараларын үтәү, битлек киеп йөрү кагыйдәләре турында лекция укыды. Лекциядән соң шәфкать туташы социаль хезмәт алучыларга кулларны дөрес юу тәртибен күрсәтте, чөнки үз иминлеген һәм сәламәтлеген турында даими кайгыртырга кирәк.

"Көзге игелек атнасы" - ул ел саен үткәрелә торган Бөтенроссия иреклеләр акциясе, ул безнең илдә һәр җирдә үткәрелә һәм социаль әһәмияткә ия хәйрия чаралары оештыра торган төрле оешмалар, учреждениеләр һәм шәхси затларның ирекле чаралары нигезендә формалаша.

2020 нче елның 27 нче октябре көнне Түбән Кама «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Гөлназ Веселовская закон белән каршылыклары булган һәм риск төркеме булган 10 яшүсмер арасында «Сез СПИД турында нәрсә беләсез?» дип аталган төркемле дәрес үткәрде. Максат: ВИЧ йоктыруның мөмкин булган юллары һәм СПИДны профилактикалау турында яшүсмерләр арасында белемнәрне пропагандалау.

Балигъ булмаганнар арасында алкоголизмны кисәтү буенча эш кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Марина Вахрушева 10 нчы социаль участокта 10 бала һәм яшүсмер арасында «Аеклык – тормыш нормасы» дигән чара уздырганнар. Максат: алкогольне куллануның тотрыклы күнекмәләрен формалаштыру, начар гадәтләргә актив каршы тора белү, сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру.

«Без бергә» клубы кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге психологы Диләрә Корягина «Минем бала» дигән төркемле дәрес үткәрде. Максаты: ата - аналарның (законлы вәкилләрнең) тәрбия, мәгариф, балаларны үстерү мәсьәләләрендә психологик-педагогик дәрәҗәсен күтәрү.

2020 нче елның 2 ноябрь көнне Югары Утар балалар йорты интернатында тарбияче Исмәгыйлова Э.Х. җитәкчелегендә “Уен белән үсәбез” диган тема астында шөгыль үткәрелде. Максат: балаларның танып- белү өлкәсен үстерү,аның үсеше өчен шартлар тудыру.

 

2020 елның 28 октябрендә Баулы муниципаль районының "Милосердие"   халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә  "Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе" технологиясен гамәлгә ашыру кысаларында, социаль хезмәткәрләр катнашында белгеч Капитонова Татьяна "Куркынычсыз киңлекне оештыру" дигән темага планлы дәрес үткәрде.

     «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә массаж ясау буенча шәфкать туташы Ольга Вискова «Башка массаж ясау”  дигән темага әңгәмә үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International