«Сез СПИД турында нәрсә беләсез?»

2020 елның 2 ноябре, дүшәмбе

2020 нче елның 27 нче октябре көнне Түбән Кама «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Гөлназ Веселовская закон белән каршылыклары булган һәм риск төркеме булган 10 яшүсмер арасында «Сез СПИД турында нәрсә беләсез?» дип аталган төркемле дәрес үткәрде. Максат: ВИЧ йоктыруның мөмкин булган юллары һәм СПИДны профилактикалау турында яшүсмерләр арасында белемнәрне пропагандалау.

Дәрес «Баш мие штурмы»ннан башланды. Балалар “ВИЧ/СПИД нәрсә ул?», «Бу авыру нәрсә тудыра?», “Авыруның билгеләре нинди?” кебек сорауларга җавап бирделәр,  аннан соң белгеч ВИЧ/СПИД барлыкка килү тарихы турында сөйләде, балаларга зарарлану юллары, профилактика, зарарланган вакытта дәвалау чаралары турында мәгълүмат бирде.

Яшүсмерләр бу чарада зур кызыксыну белән катнаштылар, күп сораулар бирделәр, кызыксындылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International