«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә массаж ясау буенча шәфкать туташы Ольга Вискова «Башка массаж ясау” дигән темага әңгәмә үткәрде.
Чараның максаты: социаль хезмәт алучыларны башка массаж ясау алымларына өйрәтү һәм аның файдасы турында аңлату.
Массаж ясау баш авыртуны һәм арыганлык бетерергә, кан басымын нормальләштерергә, чәч тамырларын ныгытырга ярдәм итә. Массаж ярдәмендә төрле мускулларның, бәйләнешләрнең, буыннарның нормаль эшләве торгызыла.
Башка массаж ясауның файдасы һәм техникасы:
Массаж кан әйләнеше һәм бизләрнең эшчәнлеген арттыра. Процедура алдыннан кулларны җылытырга һәм бактериягә каршы сабын белән юарга кирәк. Манипуляцияне чәч үсеше линиясе буенча гына башкарырга кирәк. Хәрәкәтләр этаплап башкарылырга тиеш: башта җиңелчә сыпыру, аннары энергияле (әмма кискен түгел), йолкып һәм басып алу, ә финалда янә йомшак сыпырулар.Массаж тәмамланганнан соң, муен бүлегенә игътибар итеп, җиңелчә генә хәрәкәтләр белән процедураны тәмамларга кирәк.
Чара ахырында белгеч кызыксындырган сорауларга җавап бирде.
Чарада барлыгы тугыз кеше катнашты.