«COVID-19 коронавирус йогышы» лекциясе

2020 елның 2 ноябре, дүшәмбе

1 ноябрь көнне Балтач муниципаль районының  «Наз» үзәге  социаль реабилитация          бүлекчәсендә социаль хезмәт алучыларга шәфкать туташы Лимуза Фәхретдинова COVID-19 коронавирус йогышын профилактикалау, гомуми гигиена чараларын үтәү, битлек киеп йөрү кагыйдәләре турында лекция укыды. Лекциядән соң шәфкать туташы социаль хезмәт алучыларга кулларны дөрес юу тәртибен күрсәтте, чөнки үз иминлеген һәм сәламәтлеген турында даими кайгыртырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International