Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында барлык тәрбияләнүчеләр өчен «Көз бәйрәме» узды. Көзге вальс көйләре бәйрәмне ачып җибәрде. Залда гаҗәеп чор - көз турында шигырьләр, җырлар яңгырады. Аннары бәйрәм конкурс форматында дәвам итте. Балалар конкурсларда бик теләп катнаштылар, призлар оттылар һәм үзләренә баллар тупладылар. Кичә ахырында өлкән яшьтәге балалар көзге уңыштан тәмле салат әзерләделәр һәм барлык катнашучыларны да сыйладылар. «Көзге уен» ның барлык нәтиҗәләрен ясап, көзге бал короле һәм королевасын сайладылар. Бәйрәм бик күңелле, позитив булды һәм үзеннән соң бик күп күңелле тәэсирләр калдырды.
.jpg)