ЯҢАЛЫКЛАР


13
ноябрь, 2020 ел
җомга

12.11.2020 ел «Кайгырту» приютында тәрбияче Королева Н.В. 9 кешедән торган мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән, янгынга каршы темага табышмаклар кичәсе үткәрде.

2020 нче елның 10 нчы ноябрендә балигъ булмаганнарны патриотик тәрбияләү кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Татьяна Никифорова 5 бала арасында «Халыклар бердәмлеге көне» дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде. Максаты: балаларны “Халыклар бердәмлеге көне”, аның барлыкка килү тарихы белән таныштыру.

      "Милосердие" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында, «Благодарение» хәйрия фонды белән хезмәттәшлек кысаларында, «Социаль ярдәм» проекты старт алды. Проект даими фитнес-дәресләр, психолог һәм социаль педагог белән дәресләр, бәйрәм чаралары үткәрүне күздә тота.
       Бүген әниләр фитнес-инструктор белән шөгыльләнгән вакытта, балалар ярмалардан һәм орлыклардан пано әзерләделәр. ​


12
ноябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

"Бергә күңелле" клубы эше кысаларында 2020 нче елның 12 ноябрендә Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Гөлшат Сәләхова һәм Рузилә Рамазанова Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясенең коррекция сыйныфының 12 укучысы белән «Бәхет өчен бер  адым» дигән шөгыль үткәрделәр.

Бүген хезмәт буенча инструктор Аглямова  Л.И. җитәкчелегендә “Трудотерапия” социаль тернәкләндерү технологиясе үткәрелде.  Начар күрүче өлкәннәребез белән пластилиннан төрле эшләнмәләр ясалды. Максатлары :  вак кул моторикасын яхшырту, хезмәт эшчәнлегенә мотивация формалаштыру.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты

Шушы көннәрдә, социаль технологияларны тормышка ашыру максатында өйгэ йөреп ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль эш буенча белгеч Гарифуллина Л.Ф.. чираттагы занятие үткәрде: «өлкән яшьтә юл хәлакәте һәм аны булдырмау чаралары».

2020 елның 11 ноябрендә Питрәч муниципаль районында дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе “Кайгырту” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре, “Яшүсмер” клубы кысаларында “СТАЛКЕР” программасы буенча сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру һәм наркотиклаштыруны профилактикалау максатында эш алып барылды. Балалар сәламәт яшәү рәвешенең кыйммәтләре турында сөйләделәр һәм альтернатива спорт һәм хобби булырга мөмкин дигән нәтиҗәгә килделәр.  
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү кысаларында "Мәңгелек ут" аппликациясе ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Катнашучылар булып төрле категориядәге гаиләләрдән балигъ булмаган балалар танылды.

Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә  социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хәйбулова «Цветотерапия» программасы буенча «Тормышыбыз төсләре» дигән мастер класс уздырды.

2020 нче елның 11 нче ноябре көнне Түбән Кама «Веста» үзәгенең «Тегүчелек эше» хезмәт белән тернәкләндерү кабинеты эше кысаларында Наталья Емельянова социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләр арасында «Чәчәкләр бәйләү» дигән темага дәрес үткәрде. Максаты: крючок бәйләү нигезләре һәм ысуллары белән танышу.

11. 11.20 г Алексеевск «Кайгырту» приюты тәрбиячесе Карамзина О. В. балалар белән «Гаилә» сюжетлы - рольле уенын үткәрде.

     Максаты: балаларның гаилә турында, гаилә әгъзаларының бурычлары турында күзаллауларын ныгыту. Балаларны рольләрне бүлешергә һәм үзенә кабул ителгән рольгә таянып эш итәргә, сюжетны үстерергә өйрәтүне дәвам итәргә. Балаларны гаилә көнкүреше уенында иҗади әсәрләндерүгә этәрү.

Үстерешле:

Уенда кызыксыну үстерерү.

Аралашу сөйләмен үстерү.

Тәрбияви:

Гаилә әгъзаларына һәм аларның хезмәтенә карата мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International