12.11.2020 ел «Кайгырту» приютында тәрбияче Королева Н.В. 9 кешедән торган мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән, янгынга каршы темага табышмаклар кичәсе үткәрде.
Бездә янгынга каршы темага «Табышмаклар кичәсе» узды, анда балаларның янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча белемнәрен киңәйтү һәм баету буенча, табышмакларга җавап табу, үз җавабыңны нигезләү, нәтиҗә ясау буенча эш дәвам итте.
Рифмовкадан башладылар, соңыннан балалар бик теләп табышмакларга җавап бирделәр, «Ут –дус, ут – дошман», «Җавабын таб», «Тылсымлы сандык»уеннарында катнаштылар. Балалар игътибарлы, тырыш булдылар, барлык табышмакларны да чиштеләр, биремнәрне дә үтәделәр.