2020 нче елның 11 нче ноябре көнне Түбән Кама «Веста» үзәгенең «Тегүчелек эше» хезмәт белән тернәкләндерү кабинеты эше кысаларында Наталья Емельянова социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләр арасында «Чәчәкләр бәйләү» дигән темага дәрес үткәрде. Максаты: крючок бәйләү нигезләре һәм ысуллары белән танышу.
Очрашу башында белгеч бәйләү идеяләрен тормышка ашыруда иң гадәти ысулларының берсе - кечкенә генә матур чәчәкләр бәйләү турында сөйләде. Үз кулларың белән бәйләнгән чәчәкләр теләсә кайсы бина декорының универсаль предметы булып тора һәм теләсә кайсы тантанага менә дигән бүләк була ала, чөнки тиздән күпләрнең яраткан бәйрәме - Әниләр көне җитә. Бу көнне һәркемгә Җир йөзендә иң якын һәм кадерле кешегә – әнигә җылылык бүләк итәсе килә. Крючок бәйләү нигезләрен белгән хатын-кызларга бөтенләй аңлашып, схеманы укып, үтәргә керешү бик авыр булмады. Ә беренче тапкыр кулларына крючок алган хатын-кызлар кул эшләренең серләрен бик тиз аңладылар.
Катнашучыларның сүзләренә караганда, алар бәйрәмнәрдә үзләренең әниләрен матур эшләнмәләр белән сөендерәсе килә, шуңа күрә аларның берсе дә үзләренең матур букетларын ахыргача җиткермичә туктамаячаклар.