11. 11.20 г Алексеевск «Кайгырту» приюты тәрбиячесе Карамзина О. В. балалар белән «Гаилә» сюжетлы - рольле уенын үткәрде.
Максаты: балаларның гаилә турында, гаилә әгъзаларының бурычлары турында күзаллауларын ныгыту. Балаларны рольләрне бүлешергә һәм үзенә кабул ителгән рольгә таянып эш итәргә, сюжетны үстерергә өйрәтүне дәвам итәргә. Балаларны гаилә көнкүреше уенында иҗади әсәрләндерүгә этәрү.
Үстерешле:
Уенда кызыксыну үстерерү.
Аралашу сөйләмен үстерү.
Тәрбияви:
Гаилә әгъзаларына һәм аларның хезмәтенә карата мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү.
Балалар рәхәтләнеп уен рольләрен кабул иттеләр, аларны низагларсыз бүлештеләр. Уенга барлык балалар да кушылды һәм уенда чын күренешләрне яки вакыйгаларны, өлкәннәр һөнәрләре турында белемнәрне чагылдыра алдылар. Малайлар әти булдылар – кибеткә сатып алырга бардылар. Ә кызлар бу вакытта төшке аш әзерләделәр. Уен вакытында әдәплелек, ярдәмчеллек, сизгерлек, үзара ярдәмләшү, гаделлек, сөйләшә белү, бер - береңә ярдәм итешү, дөреслек-әхлак нормалары үтәлде. Уенны балалар ахырына кадәр җиткерделәр.