«Халыклар бердәмлеге көне»

2020 елның 13 ноябре, җомга

2020 нче елның 10 нчы ноябрендә балигъ булмаганнарны патриотик тәрбияләү кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Татьяна Никифорова 5 бала арасында «Халыклар бердәмлеге көне» дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде. Максаты: балаларны “Халыклар бердәмлеге көне”, аның барлыкка килү тарихы белән таныштыру.

Дәрес башында белгеч 4 ноябрьдә бөтен Россия Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтүе турында сөйләде. Бу дәүләт бәйрәме кешеләрдә мөһим тарихи вакыйгаларны искә төшереп кенә калмыйча, күпмилләтле ил гражданнарына берләшүнең мөһимлеген искә төшерергә дә чакыра. Дәрес барышында балалар шулай ук Ватаныбызның ничек зур һәм матур булуы, аның тарихи вакыйгаларга бай булуын искә төшерделәр, дәүләт символлары турында белемнәрен ныгыттылар.

Дәрес ахырында балалар әлеге бәйрәм җиңүне түгел, ә халыкның бердәмлеген символлаштыра, аның ярдәмендә зур җиңү барлыкка килде, дигән нәтиҗә ясадылар. Без бары тик бергә булган очракта гына кыенлыкларны җиңеп чыга алуыбызны истә тотарга һәм аңларга тиеш. Халыклар бердәмлеге көне-ул илнең барлык гражданнары өчен үзен бердәм халык итеп тою һәм аңлау өчен сәбәп.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International