«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Цветотерапия» программасы буенча «Тормышыбыз төсләре» дигән мастер класс

2020 елның 12 ноябре, пәнҗешәмбе

Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә  социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хәйбулова «Цветотерапия» программасы буенча «Тормышыбыз төсләре» дигән мастер класс уздырды.

Чараның максаты: сәламәтлекне саклап калу,  психик, эмоциональ халәтне дәвалау һәм үзрегуляция күнекмәләрен формалаштыру ысулы белән танышу.

Элек-электән табиблар төсләрнең дәвалау  тәэсирен белгәннәр, рухи тигезлекне торгызырга, төрле психик, физик чирләрне һәм сәламәтлекне саклауның нәтиҗәле чарасы буларак кулланганнар.

Мастер-классны белгеч экспресс-диагностика белән башлап, социаль хезмәт алучылар үзләренең хәлләрен, активлыгын, кәефен 10-баллы шкала буенча бәяләделәр.  Аннан соң, ул төсләрнең организмга тәэсире һәм кешенең эшкә сәләтлелеге турында сөйләп, слайд-презентация ярдәмендә кәефләрне камилләштерү өчен төсләрне ничек кулланырга мөмкин булуын күрсәтте.

Чара барышында катнашучылар кайбер төсләрнең психофизиологик һәм психологик тәэсире турында һәм аларның кешенең психоэмоциональ хәленә бәйле рәвештә, уңай яки тискәре үзлекләргә ия булуы турында белделәр. Үз хис-тойгыларын күзәтеп, алар ни өчен аларга билгеле бер төсләр ошый, ә кайсы берсе ошамый икәнен аңладылар һәм үз тормышларыннан мисаллар китерделәр.

Соңыннан катнашучылар тагын бер тапкыр экспресс-диагностика үттеләр, чара башланганчы узган күрсәтмәләр белән үз халәтләрен чагыштырдылар, кайберләре элек махсус төсләргә әһәмият бирмәүләре турында сөйләсәләр дә, барысы да кәефләре яхшыруны билгеләп үттеләр. Социаль хезмәт алучылар төс терапиясе һәм кызыклы аралашу нәтиҗәләре белән канәгать калдылар.

Чарада сигез кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International