Ноябрь аенда «Мәрхәмәтле йөрәк» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече районның социаль хезмәт алучылары белән типлаштырулар үткәрде. Ул социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның чит кешеләргә ярдәмгә мохтаҗлык дәрәҗәсен яңадан билгеләү өчен үткәрелде, чөнки бер ел эчендә өлкәннәрнең физик хәле начарлана яки, киресенчә, яхшыра ала. Башкарылган эш нәтиҗәләре буенча шуны әйтергә була, күп кенә социаль хезмәт алучыларның хәле уңай якка үзгәрде.
Аттестация нәтиҗәләре буенча күрсәтелә торган социаль хезмәтләрнең исемлеге һәм күләме яңадан карала. Бүгенге көндә социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның 87 се адаптацияләнде.