Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Әбиләрнең кич утыруы» дигән темага мастер-класс

2020 елның 25 ноябре, чәршәмбе

      Яр Чаллы шәһәре «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә  социаль хезмәт алучы Галфия Сабирҗанова  әниләр көненә багышланган «Әбиләрнең кич утыруы» дигән темага мастер-класс үткәрде.

      Мастер-классның максаты: аралашу культурасын үстерү, халык иҗаты белән кызыксыну һәм үз-үзеңне таныту.

      Өлкән яшьтәге катнашучылар әниләре һәм үзләренең кич утыруларын ничек үткәргәннәрен, кул эшләрен башкару буенча  тәҗрибә уртаклашуларын һәм бергәләп чәй ризыклары пешерүләрен искә төшерделәр.  Әни куллары белән әзерләнгән камыр ризыклары шундый тәмле иде, - дип җылылык белән искә ала Галфия Сабирҗанова. Ана мәхәббәте безне көчлерәк итә, авырлыкларны җиңәргә һәм уңышларга ирешергә ярдәм итә, дип билгеләп үттеләр катнашучылар.

      Чара вакытында социаль хезмәт алучы Галфия Сабирҗанова катнашучыларга кухня өчен  материалдан кулланмалар тегәргә тәкъдим итте һәм аларны күрсәтте, әзер эшләнмәләрне кулдан да тиз генә эшләп була дип катнашучыларны кызыксындырды. Шулай ук хәзерге вакытта кул астындагы материаллардан битлекләрне  ничек эшләргә икәнен дә күрсәтте.

      Рухи аралашу социаль хезмәт алучыларны көндәлек мәшәкатьләрдән, авырулардан арынырга һәм иҗади процесска җиңел генә кереп китәргә мөмкинлек бирде.

     Чарада биш кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International