"Демография" милли проектының "өлкән буын" федераль проектын тормышка ашыру кысаларында Кама Тамагы муниципаль районында авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны диспансерлаштыру һәм профилактик медицина тикшерүләрен үткәрү өчен районның медицина оешмаларына китерү дәвам итә.
Өлкән яшьтәге гражданнарны "Богородский рай» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең «Демография» илкүләм проектының «өлкән буын»федераль проектын тормышка ашыру кысаларында сатып алынган махсус автотранспортында китерелә.
2020 елның 9 гыйнварыннан башлап безнең район авылларыннан 521 өлкән яшьтәге граждан медицина тикшерүен узган, тагын 110 кеше агымдагы ел ахырына кадәр узачак. Бер ел эчендә барлыгы 631 өлкән яшьтәге гражданны диспансерлаштыруга китерү планлаштырыла