Кыш сезоны кошларның яшәү рәвешен өйрәнүне башлау өчен иң кулай. Кошлар күбрәк күренә, алар үзләре кешеләргә тартыла Ә кешеләр тормышында табигать белән аралашу да мөһим булып тора.
Хезмәт терапиясе буенча инструктор Гыйлманшина Зөлфирә һәм культорганизатор Шәрәфетдинова Илүзә җитәкчелегендә "Җәлил картлар йортында яшәүчеләр үз куллары белән кошлар өчен җимлекләр әзерләделәр.
«Кошлар тавышлары» сериясеннән музыкаль композицияләр тыңлау һәм кышлаучы кошлар рәсемнәре төшерелгән иллюстрацияләр карау безнең карамактагыларны кошларга ярдәм итәргә, шул рәвешле «кошлар ашханәләре»ясарга рухландырды.
Социаль хезмәт алучылар бик теләп җимлекләр уйлап таптылар, аларны соңыннан матур төсләргә буялдылар.
Җимлекләр интернат территориясендә эленде. Биредә яшәүчеләр көн саен аларга азык ашатачак һәм төшке ашка аларның килгәнен дә күзәтәчәкләр, шул рәвешле кошлар турында гына түгел, ә аларның үзенчәлекләре турында да белемнәрен киңәйтәчәкләр.