Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хәйбулова социаль хезмәт алучылар катнашында әниләр көненә багышланган һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында "Сөйкемле, мөләем, иң матур әнием!" дигән музыкаль-шигъри кичә үткәрде.
Чараның максаты: бәйрәм рухы тудыру, аналарга хөрмәт, мәхәббәт, рәхмәт хисләрен үстерү һәм буыннар арасында элемтәләрне ныгыту, республикабызның төрле халыкларына хөрмәт күрсәтү.
"Туган илгә мәхәббәт - әниләргә мәхәббәттән башлана. Ә кешелеклек - кешенең үзенең әнисенә мөнәсәбәтеннән башлана" (Ю.Яковлев).
Бәйрәм кичәсе аналарга багышланган дулкынландыргыч җылы сүзләр белән ачып җибәрелде, җыр һәм музыка аша, мәхәббәт, хөрмәт һәм рәхмәт хисләре белдерелде.
Социаль хезмәт алучылар бәйрәм конкурсларында актив катнаштылар, әниләргә хөрмәт йөзеннән, алфавитның барлык хәрефләренә туры килгән ягымлы сүзләр эзләделәр, мәхәббәт, мәрхәмәтлелек, аналарны кайгырту турында үзләренең шигырьләрен, юмористик хикәяләрен укыдылар. Әниләр, хәтта хәзер олы яшьтә булсалар да, үз балаларына әйтелә торган иң ягымлы сүзләрне искә төшерделәр, чөнки алар өчен иң мөһиме – балалар.
Үзәк белгечләре тарафыннан башкарылган "Өч әни" дип аталган сәхнә күренеше, шулай ук рус һәм татар телләрендә баянда башкарылган көйләр, әниләр өчен бүләк-сюрприз булды.
Бәйрәм азагында кичәне алып баручы социаль хезмәт алучыларга түбәндәге теләкләрен белдерде: «Әниләрегезнең кадерен белеп, аларга шатлыклы минутлар бүләк итеп, кайгыртучан булыгыз һәм һәрвакыт исегездә тотыгыз: гомер буе безне озата барган ана мәхәббәте алдында безнең мәңгелек бурычыбыз бар". Чарада барлыгы егерме дүрт кеше катнашты.