"Үзгәрешләр җиле" клубы эше кысаларында 2020 нче елның 26 нчы ноябре көнне Түбән Кама "Веста" Үзәгенең социаль эш буенча белгечләре Гөлнара Гыйззәтуллина һәм Гөлназ Веселовская закон белән каршылыклары булган 15 яшүсмер өчен "Кичектергесез халәтләрдә беренче медицина ярдәме"дигән темага дәрес уздырдылар. Максаты: беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча белем бирү, беренче ярдәм күрсәткәндә ышанычлы булу халәтен үстерү.
Дәрес башында белгеч катнашучылар белән организмдагы патологик үзгәрешләр кичектергесез хәл дип атала, ул зыян күрүченең хәле тиз начараюга китерә, ашыгыч медицина ярдәме булмаганда, зыян күрүченең яки авыруның тормышына куркыныч янавы турында сөйләде. Яшүсмерләр белән аңлату әңгәмәсе барышында ашыгыч ярдәм кирәк булган вакытта иң киң таралган хәлләр әйтелде. Шулай итеп, балалар ашыгыч ярдәмгә мохтаҗлыкны таләп итә торган авырулар турында белделәр, мәсәлән, туңу, глипогликемия, шок, агулану, анафилактик шок, бронхиаль астма өянәге, йөрәк өянәге, инсульт, эпилептик припадкалар.Аннан соң барысы да кайсы очракларда ашыгыч рәвештә нинди ярдәм күрсәтергә кирәклеген бергәләп хәл иттеләр. Балалар үзләренең булган белемнәрен практикада кулланырга туры килгән тормыш очракларын сөйләделәр.
Дәрес ахырында ашыгыч очракларда беренче ярдәм күрсәтү белешмәлеге булдырылды. Төркемле дәрес яшүсмерләр ягыннан зур активлык һәм кызыксыну белән үтте.