«Сынау проектын гамәлгә ашыру дәвам итә» КЦСОН Кукмара

2020 елның 27 ноябре, җомга

«Демография» милли проектының «өлкән буын» проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районында 2019 елның икенче сентябреннән башлап, диспансеризация, профилактик караулар, скрининглар үткәрү өчен, авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны район медицина оешмаларына китерү гамәлгә ашырыла башлады.

2020 елның соңгы өч аенда диспансерлаштыруга 65 яшьтән узган дүртйөз утыз сигез пенсионер китерелде. Күптән түгел Кукмара районының Олыяз, Важашур, Кошки, Маназарас авыл җирлекләрендә яшәүче пенсионерлар тикшерү уздылар. Декабрь аенда учреждение тарафыннан 65 яшьтән узган йөз кырык кешене карап чыгу планлаштырыла

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International