Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне, билгеле булганча, ел саен 1 декабрьдә билгеләп үтелә. Бу көнне Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр белән «ВИЧ-инфекция» темасына әңгәмә үткәрелде. Шәфкать туташы ВИЧ-инфекцияне һәм СПИДны профилактикалау турында, йогу юллары һәм авыру билгеләре турында сөйләде. Сәламәт яшәү рәвеше алып баручы һәм үз-үзләрен тотышы һәм сәламәтлеге өчен җаваплы кешеләр СПИД белән авырмый, һәр яшь кеше үз сәламәтлеге һәм башкалар турында актив кайгыртуның кирәклеген аңларга тиеш, дип ассызыкланды. Әңгәмәнең төп максаты һәм бурычлары: балаларның игътибарын СПИД проблемасына җәлеп итү, авыруның барлыкка килү тарихы һәм аны тапшыру юллары белән танышу, үз сәламәтлегеңә карата сакчыл һәм игътибарлы караш тәрбияләү.
.png)