2020 елның 1 декабрендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә тәрбиячеләр мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә багышланган “Шәфкатьлелек дәресе” үткәрделәр.
Мондый дәресләр балаларга үз чикләүләренә карамастан нидәрәҗәдә мәохәмәтле, ярдәмчел булырга кирәклеген аңларга мөмкинлек бирә. Балалар мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр нинди авырлыклар һәм проблемалар белән очрашуы турында уртаклаштылар. “Без көчле” видео ролигын караганнан соң тәрбиячеләр мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне барлык кыенлыкларга да карамастан үз максатларына ничек ирешүләре турында сөйләделәр. Балалар бик теләп сорауларга җавап бирделәр, табышмакларга җавап бирделәр, яхшылык турында мәкальләр искә төшерделәр.
Дәрес ахырында йомгак ясадылар һәм балаларга татлы бүләкләр өләштеләр.