2020 елның 26 ноябрендә Баулы муниципаль районында «Милосердие» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Әниләр көненә багышланган «Әниләргә назлы сүзләр әйтегез»дигән чара үткәрделәр.
Безнең илдә билгеләп үтелүче күп санлы бәйрәмнәр арасында - Әниләр көне аерым урын алып тора. Бу бәйрәмгэ беркем дә битараф кала алмый, бу мәңгелек бәйрәм: буыннан-буынга hэр кеше очен әни-тормышның иң төп кешесе. Бу көнне балаларга мәхәббәт, игелек һәм наз бүләк итүче барлык әниләргә дә рәхмәт сүзләре әйтәсе килә.
Чараның максаты: уңай эмоциональ кичерешләр булдыру, гаиләне ныгыту һәм берләштерү, әхлакый кыйммәтләрне формалаштыру.
Әниләр һәм балалар өчен күңелле конкурслар һәм уеннар үткәрелде. Кунаклар бәйрәм барышында актив катнаштылар, барлык катнашучыларның кәефләре күтәренке иде. Балалар әниләренең матур портретын ясадылар һәм спонсор Горожанкина Наталья Валерьевна бэйрэмне уткэру очен эзерлэгэн чэчэклэр hэм булэклэр тапшырдылар.
Барлык катнашучылар да бик куп унай эмоциялэр алдылар.