«Спидка юл юк!»
Ел саен 1 декабрь көне Халыкара СПИД белән көрәшү көне дип билгеләп үтелә. Яңа Чишмә районы “Кайгырту” үзәгенең социаль тәрбиячесе, Яңа Чишмә урта мәктәбендә укучылары белән «Спидка юл юк!» дигән чара үткәрде. Балалар белән кешенең иммунодефицит вирусы, спид авыруның ничек таралуы, авыруга каршы нинди чаралар күрү турында профилактик сөйләшү үткәрелде. Шулай ук, чара барышында, укучыларга спид авыруы турында видеоязма күрсәтелде, белешмәлекләр таратылды.