«Астра» тернәкләндерү үзәгендә турнир узды

2020 елның 9 декабре, чәршәмбе

2020 елның  9 декабрендә   “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә Инвалидлар декадасы кысаларында үзәктә тернәкләнү узучы инвалид балалар арасында “Джакколо” уены буенча турнир узды.

Турнирның максаты- физик культура һәм спортны пропагандалау, хәрәкәтне үстерү һәм камилләштерү, чыдамлык, ихтияр көче,үз- үзеңне тоту, команда туплау. Турнир башланыр алдыннан тәрбияче “Джакколо” уенының барлыкка килү тарихы турында сөйләде. Соңыннан балалар уен кагыйдәләре белән таныштылар, жюри әгъзаларын сайладылар. Беренче сайлап алу турында катнашучылар ике омтылыштан максималь санда очколар кертергә тырыштылар. Икенче турда күп очко җыйган уенчылар чемпион исеме өчен көч сынаштылар.

Уен ахырында жюри нәтиҗәләр ясады һәм җиңүчеләрне котладылар. Турнирда катнашучыларның барысы да татлы призлар алдылар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International