«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Скандинав таяклары белән йөрү-сәламәтлекне ныгыту һәм саклау чарасы» дигән темага мастер-класс

2020 елның 9 декабре, чәршәмбе

      Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик культура дәвалау инструкторы Зөһрә Закирова «Скандинав таяклары белән йөрү-сәламәтлекне ныгыту һәм саклау чарасы»  дигән темага мастер-класс үткәрде.

     Чараның максаты: йөрәк-кан тамырлары, сулыш системасын яхшырту, гәүдә торышын формалаштыруга ярдәм итү,  чыдамлылык, баланс һәм тигезлек хисләрен  үстерү.

      Гадәти йөреш билдән югарырак урнашкан  мускулларны үстерергә мөмкинлек бирми, ә скандинав таяклары белән  йөрү гәүдәнең  90% ына кадәр мускулларны җәлеп ителә. Ул йөрәк-кан тамырларын, сулыш системасын яхшыртырга, гәүдә торышын формалаштыруга, шулай ук умыртка баганасын һәм буыннарның авыртуын киметергә ярдәм итә.

     Чара саф һавада узды. Шөгыль башында инструктор разминка үткәрде һәм скандинав таяклары белән йөрүнең бөтен организмга тиз  һәм нәтиҗәле  файда китерүе турында сөйләде. Инструктор катнашучыларны йөрү техникасы белән таныштырды, адымнарны дөрес үтәргә һәм махсус таяклар белән эшләргә өйрәтте. Әлеге техниканы үзләштергәннән соң, катнашучылар үзәк бинасы тирәләп, скандинав таяклары белән йөрүгә күчтеләр.

     Социаль хезмәт алучылар мастер - класста бик теләп катнаштылар һәм аларның рухлары, кәефләре яхшыруын билгеләп үттеләр.

     Чарада биш кеше катнашты.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International