Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты- интернатында “Ватан Геройларына мәңгелек дан!” дигән темага патриотик дәрес.

2020 елның 9 декабре, чәршәмбе

2020 елның 9 декабрь көнне Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты- интернатында тәрбияче Шәйхиева Е.А. Бөек Ватан сугышы елларында Россия патриотларының батырлыгына багышланган дәрес үткәрде. Максат: Ватанга мәхәббәт, үз илең өчен, үз халкың өчен, горурлык хисе формалаштыру. Ватан Геройлары көне- безнең өчен мөһим истәлекле дата, ул тарихи традицияләрне дәвам итү һәм илебез геройларының нинди батырлыклар кылуы турында хәтерне саклау ысулы булып тора. Дәрес барышында балалар кызыклы презентация карадылар, анда геройлар һәм аларның батырлыклары турында сөйләделәр. Балалар Бөек геройларның биографиясен, батырлыкларын өйрәнделәр, Бөек Ватан сугышы вакытында Россия патриотлары турында күп мәгълүмат белделәр. Балаларга бу дәрес бик ошады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International