Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Социалистик Хезмәт Героен Казан шәһәренә тантаналы чарага озаттылар

2020 елның 9 декабре, чәршәмбе

2020 елның 9 декабрендә Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Социалистик Хезмәт Герое Җәләев Радик Инсаф улын Казан шәһәренә Ватан Геройлары көнен бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чарага озата бардылар.

Илебездә, 2007 елдан башлап, ел саен 9 декабрьдә Ватан Геройлары көне билгеләп үтелә. Бу көнне Советлар Союзы һәм Россия Федерациясе Геройларын, Социалистик Хезмәт Геройларын, Хәрби һәм Хезмәт Даны орденнарының тулы кавалерларын хөрмәтлиләр.

Ватан геройлары Казан шәһәренең Җиңү паркында Дан мемориалы колоннадасы янында Мәңгелек утка чәчәкләр һәм веноклар салдылар.

Радик Инсаф улы Россиянең яңа истәлекле датасы җәмгыятьтә Ватанга фидакарь һәм риясыз хезмәт итү идеалларын формалаштыруга ярдәм итәр, дигән ышаныч белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International