Лотфуллина Мәгъфирә Лотфулла кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2021 елның 11 гыйнвары, дүшәмбе

2021 елның 2гыйнваренда Балтач җирлегендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Лотфуллина  Мәгъфирә Лотфулла кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

    Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Балтач шәһәр  җирлеге башлыгы Илдар Габдрахманов,“Росгоссстрах” иминият  компаниясе җитәкчесе Айрат Шиһаповларда юбилярга рәхмәт сүзләре җиткерделәр.

   Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк, соңгы эш урыны һәм шәһәр җирлеге исеменнән бүләкләр тапшырдылар.

Мәгъфирә  Лотфулла кызы озак еллар “Росгосстрах” иминият компаниясендә эшләгән.

 Хәзерге вакытта “Наз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль карамакта тора, социаль хезмәткәр Гүзәл Фатыйхова Мәгфирә апага ярдәмче генә түгел, якын кешегә әйләнде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International