Сәламәтлек минуты «Сәламәтлек – кеше тормышының төп кыйммәте», Алексеевск районында «Кайгырту» приюты.

2021 елның 10 гыйнвары, якшәмбе

07.01.2021 елда “Кайгырту” приютының шәфкать туташы Секалина Галина Анатольевна мәктәп яшендәге тәрбияләнүчеләр белән “Сәламәтлек - кеше тормышының төп кыйммәте” дигән сәламәтлек минутын үткәрде.

Дәреснең максаты балаларны сәламәтлекнең төп факторлары белән таныштыру.

Бурычлар: - балаларның сәламәт яшәү рәвеше, начар гадәтләр турында белемнәрен киңәйтү.

Сәламәтлек минуты сәламәтлек турында сөйләшүдән башланды. Сәламәтлек-безнең иминлек һәм бәхетебезнең иң мөһим компонентларының берсе. Балалар-безнең киләчәгебез, ә  без үз сәламәтлегебез турында кайгыртмасак – безнең киләчәгебез юк. Сәламәт яшәү рәвеше алып бару-кешенең югары культурасы, аның укымышлылыгы, үҗәтлеге, ихтыяр билгесе.

Балалар шундый нәтиҗәгә килделәр: үзеңне яратырга, тормышка сөенергә һәм үзеңне бәхетле итеп тоярга кирәк! Ул чагында тәгаен сәламәт булырсың

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International