2021нче елның 8нче гыйнварь көнне Югары Утар балалар йорты тәрбиячесе Галимҗанова Ф.Н., шушы йортта тәрбияләнүче балалар белән саф һавада “Безне салкын куркытмый” дип исемләнгән куңелле чара уздырды. Максат: - хәрәкәт эшчәнлеген активлаштыру юлы белән балаларны сәламәт яшәү рәвешенә тарту; - балаларда дуслык хисе тәрбияләү; - уңай эмоцияләр, яхшы кәеф булдыру. Кыш – тылсымлы ел фасылы. Аның җитүен балалар түземсезлек белән көтеп алалар. Кыш көне ачык һавада күңел ачу балаларга зур шатлык бирә, аларның сәламәтлегенә әйтеп бетергесез файда китерә. Урамда уйнаганда балалар кыюлык, мөстәкыйльлек күрсәтү мөмкинлеген алалар. Игътибарлылык, сәламәт көндәшлек хисе үсә. Бүген тәрбияләнүчеләр үзләренең җитезлекләрен, тизлеген һәм түземлекләрен күрсәтә алырлык, күңелле һэм мавыктыргыч уен доньясына чумдылар. Алар бик теләп “Күңелле өчлеклэр”, “Беренче булып өлгер”, “Кем ераккарак ыргыта?” дип исемләнгән команда уеннарында катнаштылар. Һэм, Әлбэттэ, күңелле итеп чанада шудылар. Гыйнварның көне салкын булса да, барысына да эссе һэм күңелле булды. Уеннарда, әлбэттэ, дуслык җиңде.