Югары- Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты интернатында “ Әкияттә- кунакта” исеме буенча әкиятләр карау.

2021 елның 10 гыйнвары, якшәмбе

2021елның 10 гыйнвар көнне Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты интернатында тәрбияче Садыков И.Г.балаларга яраткан әкиятләрен күрсәтте. Максат: балаларда иҗади фикерләү сәләтләрен үстерү, яраткан әкиятләрен тыңлау һәм карау. Әкият балалар тормышында бик зур роль уйный. Бу гаҗәеп сихри дөнья. Әкиятләрдә геройларның уңай һәм тискәре якларын күрәбез. Бу балага нәрсә начар, нәрсә яхшы икәнлеген аңларга мөмкинлек бирә. Тәрбияче әкиятләр турында әңгәмә үткәрде, китаплар карадылар, әкиятләрдән өзекләр укыдылар. Балалар әйтемнәрнең нинди әкияттәге геройларга ия булуын искә төшерделәр. Бигрәк тә, балаларга сорауларга һәм табышмакларга җавап бирү ошады. Соңыннан, телевизордан әкиятләр карадылар. Әкият ярдәмендә бала дөньяны акыл белән генә түгел, йөрәк белән дә таный. Балалар әлеге шөгыльдән бик канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International