22 январь кэнне Чирмешэн картлар йорты коллективы ел саен уткэрелэ торган жыелышта катнашты.
Чирмешэн картлар хэм инвалидлар йортында даими рэвештэ арт-терапия буенча дэреслэр уткэрелэ
2021 елнын январендэ танылган шагыйрь, тэржемэче Осип Эмильевич Мандельштам тууына 130 ел.Шул вакыйгага багышлап Чирмешэн картлар хэм инвалидлар йортында яшэуче элкэннэргэ специалист Хафизова А.Р. шагыйрьнен тормыш хэм ижади юлы турында презентация хэм документаль фильмнан эзеклэр курсэтте.
Яңа Чишмә интернат-йортында 2021 елга күп кенә кызыклы чаралар, социаль хезмәтләр алучылар өчен дәресләр планлаштырылган. Бу-тематик кичәләр, очрашулар, өлкәннәр һәм инвалидлар белән эшләүдә инновацион технологияләр кертү, көндәлек ял оештыру, сәламәтләндерү буенча чаралар һ. б.
Чолганыштагы Ленинград балалары
27 гыйнвар көнне “Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Солнышко” үзәгендә тәрбияче Трофимова А.М. өлкән яшьтәге балалар өчен танып-белү-патриотик чара үткәрде. Чараның максаты: Бөек Ватан сугышы турында белемнәрне ныгыту; реабилитантларны чолганыштагы Ленинградның авыр тормышы, сугыш елларында куркыныч көннәр кичергән балалар белән таныштыру; патриотизм, үз илең һәм халкың өчен горурлык хисе тәрбияләү. Чара материалларын дөрес сайлап алу: видеофильм фрагментлары, сугыш еллары җырлары, музыкаль фон булдыру, балаларның сугыш вакыйгалары турында белемнәрен киңәйтте, гражданлык бурычы, батырлыгы, каһарманлыгы турында күзаллауларны формалаштыруга, шулай ук Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган һәм ул елларның фаҗигале вакыйгаларында исән калган катнашучыларга рәхмәт хисен тәрбияләүгә ярдәм итте. 125 грамм "Ипи-чолганыш пайкасы" ,Таня Савичева көндәлеге мәгълүмате турында сөйләшү истә калырлык, дулкынландыргыч мизгел булды. Балалар әле очрашудан соң ьик озак күргәннәрне һәм ишеткәннәрне турында фикер алыштылар.
Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә көндезге булу бүлегенең культорганизаторы Людмила Пинчук социаль хезмәт алучылар өчен “ Кышкы маҗаралар” дигән уен үткәрде.
"Әни+бәби" клубы кысаларында Түбән Кама “Веста” үзәгенең социаль педагогы Эльза Сәмигуллина "Урманда кыш" дигән темага дәрес үткәрде. Максаты: балаларны урманда яшәүче хайваннар белән таныштыру, аларның кыш көне яшәү үзенчәлекләре турында белемнәрен киңәйтү.
Балигъ булмаганнарның караучысызлыгын һәм хокук бозуларын профилактикалау эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Ольга Плаксина 11 нче санлы социаль участогында «Бала хокуклары һәм РФ законнары» дигән темага дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: ышанычлы атмосфера формалаштыру, бала хокуклары турында Конвенция белән танышу, балигъ булмаганнарның хокукый культурасын формалаштыру.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Яшел Үзән муниципаль районындагы «Рәхәт «халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» социаль педагогы тарафыннан Истә тотарга һәм беркайчан да онытмаска!» икенче бөтендөнья сугышы һәм Холокост турында социаль хезмәт алучыларның балигъ булмаганнарның белемнәрен актуальләштерүгә, толерантлык һәм мәрхәмәт хисләре тәрбияләүгә юнәлдерелгән истәлекле датага багышланган дәрес үткүрелде.
26.01.2021 елда Алексеевск муниципаль районында «Кайгырту» приюты тәрбиячесе Анисимова М.А. тормыш һәм шәхси һөнәри план турында күзаллаулар формалаштыру, үз һөнәри мөһим сыйфатларын һәм ата-аналарын үстерү дәрәҗәсенә объектив анализ ясый белү максатыннан «Нәселдәнлек буенча һөнәр. Һөнәр һәм сәләтлелек» дигән әңгәмә үткәрде.
Чарада 14-15 яшьлек яшүсмер тәрбияләнүчеләр арасында өч кеше катнашты.