«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Кышкы маҗаралар» уены

2021 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе

         Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә  көндезге булу бүлегенең культорганизаторы Людмила Пинчук социаль хезмәт алучылар өчен “ Кышкы маҗаралар” дигән уен үткәрде. 

        Уеннын максаты:сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, сәламәтлекне ныгыту.

 Күпләр кышны күңелсез ел фасылы дип саный. Салкын һәм җилле  көннәр башлану- кыш башлануның беренче билгеләре булып тора. Кышның салкын көннәренә дә карамастан, бик күп кызыклы уеннар уйнарга мөмкин.  Бу мавыктыргыч уеннар, хәтта кышкы салкыннарны да  оныттыра, саф һавага чыгарга мөмкинлек бирә. Көндезге булу бүлегендәге социаль хезмәт алучылар, "Изгелек”  тернәкләндерү үзәге мәйданчыгына ,«Угадай-ка"уенын уйнарга  җыелдылар. Ак карда калдырылган сихри эзләрнең, кем эзләре икәнен  ачыкладылар. Чара ахырында кардан замоклар төзделәр, карны әвәләп, Кар бабайлары ясадылар, кар көртләрендә йөрделәр һәм ак карда тәгәрәп- тәгәрәп уйнадылар.

         Уен ахырында социаль хезмәт алучылар  кәефләренең яхшыруын һәм талгын  гына арыганлык сизүләрен билгеләп үттеләр.

           Чарада жиде кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International