Чолганыштагы Ленинград балалары

2021 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе

Чолганыштагы  Ленинград балалары

 

 

27 гыйнвар көнне “Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Солнышко” үзәгендә  тәрбияче Трофимова А.М. өлкән яшьтәге балалар өчен танып-белү-патриотик чара үткәрде. Чараның максаты: Бөек Ватан сугышы турында белемнәрне ныгыту; реабилитантларны чолганыштагы Ленинградның авыр тормышы, сугыш елларында куркыныч көннәр кичергән балалар белән таныштыру; патриотизм, үз илең һәм халкың өчен горурлык хисе тәрбияләү. Чара материалларын дөрес сайлап алу: видеофильм фрагментлары, сугыш еллары җырлары, музыкаль фон булдыру, балаларның сугыш вакыйгалары турында белемнәрен киңәйтте, гражданлык бурычы, батырлыгы, каһарманлыгы турында күзаллауларны формалаштыруга, шулай ук Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган һәм ул елларның фаҗигале вакыйгаларында исән калган катнашучыларга рәхмәт хисен тәрбияләүгә ярдәм итте. 125 грамм "Ипи-чолганыш пайкасы" ,Таня Савичева көндәлеге   мәгълүмате турында сөйләшү истә калырлык, дулкынландыргыч мизгел булды. Балалар әле очрашудан соң ьик озак күргәннәрне һәм ишеткәннәрне турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International