"Әни+бәби" клубы кысаларында Түбән Кама “Веста” үзәгенең социаль педагогы Эльза Сәмигуллина "Урманда кыш" дигән темага дәрес үткәрде. Максаты: балаларны урманда яшәүче хайваннар белән таныштыру, аларның кыш көне яшәү үзенчәлекләре турында белемнәрен киңәйтү.
Нәниләргә дәрескә “Урман кунаклары” килде: тиенкәй, керпе, куян, аю. Алар белән аралашу аша балалар кышкы чорда хайваннарның тормышы турында белделәр. Урмандагылар буш кул белән түгел, ә бик күп уен биремнәре белән килгәннәр иде: тиен белән күркәләр җыйдылар, аны чикләвек белән сыйладылар; керпегә энәләр табарга булыштылар; куян белән күңелле бию биеделәр. Соңыннан барысы бергә спорт ярышларында катнаштылар.
Физик үсешне, вак моториканы, ишетү сәләтен үстерүгә юнәлдерелгән биремнәр сабыйларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып сайлап алынды. Сюжетлы уен исә балаларга аюлар һәм керпеләрнең кышын кайда йоклауларын, керпе һәм куяннарның нәрсә белән шөгыльләнүләрен белергә ярдәм итте. Әниләр дәрестә үзләренең сабыйларына мәгълүматны ничек кызыклы формада җиткерергә мөмкин икәнлеген белделәр.