Яңа Чишмә интернат-йортында гыйнвар чаралары

2021 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе

  Яңа Чишмә интернат-йортында 2021 елга күп кенә кызыклы чаралар, социаль хезмәтләр алучылар өчен дәресләр планлаштырылган. Бу-тематик кичәләр, очрашулар, өлкәннәр һәм инвалидлар белән эшләүдә инновацион технологияләр кертү, көндәлек ял оештыру, сәламәтләндерү буенча чаралар һ. б.

           Кыш безне бик күп тантаналы вакыйгалар белән сөендерә. 7 гыйнвар көнне интернат-йортта яшәүчеләр социаль эш буенча белгеч Мостафина Гүзәл белән Раштуа бәйрәменә багышланган чара үткәрделәр. Раштуа турында сөйләштеләр: ничек каршы алырга бу якты бәйрәмне, өстәлгә нинди ризык куярга, нәрсә бүләк итәргә. Дәрестә бу бәйрәмнең символларын ясадылар ясадылар. Фәрештәләр, раштуа йолдызы, матур такыялар, кыңгыраулар безнең ашханәне бизәделәр. Әбиләр бәхет һәм иминлек өчен дога укыдылар.

           19 гыйнварда Крещение Господне – иң борынгы һәм иң төп христиан бәйрәмнәренең берсе. Тәрбияче Ерашова Мария бу бәйрәмнең тарихы, гореф-гадәтләре турында сөйләде, гореф-гадәтләрне белү буенча викторина үткәрде. Соңыннан барысы да кулда "тылсымлы" шәм тотып, теләк теләделәр.

            Медицина персоналы тарафыннан көн саен зарядка, саф һавада социаль хезмәт күрсәтүләрдән файдаланучылар белән йөрүләр үткәрелә, көндәлек медицина тикшерүләре, табибларга бару һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга юнәлтелгән чаралар үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International