Балтач "Наз" үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә сәламәтлекләрен ныгытучылар белән кич утыру йоласы уздырылды. Халкыбызның милли уеннары "Наза", "Бишпарлы" һәм башка уеннар уйналды, онытыла барган җырлар җырланды.