«Якын кешеләр»

2021 елның 4 феврале, пәнҗешәмбе

Түбән Каманың «Веста» үзәге психологы Наталья Емельянова «Якын кешеләр» клубы кысаларында «Хисләрне иреккә чыгарабыз» дигән чара уздырды.

Очрашу башында психолог катнашучыларга «Төгәлләнмәгән тәкъдим» тестын узарга тәкъдим итте. Нәтиҗәдә тикшерелүчеләрнең 100% ы үзләренең якыннарын,  аларның мәнфәгатьләрен һәм ихтыяҗларын бөтенләй белми булып чыкты. Бу еш кына гаиләдә аңлашылмаучанлыкка һәм бәхәсләргә китерә. Шуңа күрә, якын кешеләр белән деструктив аралашуның формаларын кисәтү максатыннан, психолог конфликтлы ситуацияләрдә эмоциональ яктан киметергә мөмкинлек бирә торган күнегүләр күрсәтте. Шулай итеп, «Һава шарлары» күнегүен башкарганда, катнашучылар соңгы вакытта кичергән тискәре хисләрен кәгазь битенә язарга, аны шар эченә салырга, аннары шарны  кабартып урамга очыртырга тиеш булдылар. «Гадәти булмаган диалог» күнегүе барышында бер-бересе белән сөйләмне катыштырмыйча рәсем теле белән сөйләшергә кирәк булды. «Җәйге көн» медитациясе барышында, күзләрен ябып, катнашучылар аларның кояш аланында булуын, ә кояшның тән күзәнәкләрен җылытуын күрсәттеләр. Гаиләнең конфликтлы әгъзасы белән мөнәсәбәтләр яхшылыкка чыксын өчен, барлык катнашучылар да “кулга беләзек” күнегүен үттеләр. Ә нинди дә булса сәбәпләр аркасында үпкәләгән кешеләргә карата җылы хисләрне кире кайтару өчен, һәркем, җепкә төймәләр кертеп, бу кешеләрнең кылган эшләрен искә алдылар.

«Кызыклы-файдалы» йомгаклау даирәсендә күпләр «Гадәти булмаган диалог» биременең иң катлаулы булуын таныды, чөнки сүзләргә игътибар итү гадәте әңгәмәдәшләре күрсәткән билгеләргә игътибар итергә мөмкинлек бирмәде, шуңа күрә мәгълүмат бозылды. Ә менә «Җәйге көн» биреме күпләрнең күңеленә хуш килде. Катнашучылар билгеләп үткәнчә, алар «җылылык белән тулыланды һәм алрның әйләнә-тирәдәгеләр белән уртаклашасылары килде». Эмоциональ халәтләрен мөстәкыйль көйләсен өчен, психолог барлык катнашучыларга «60 секунд эчендә үзеңне тынычландыру» дигән белешмәлек таратты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International