«Яңарыш» үзәгендә спорт сәгате узды.

2021 елның 4 феврале, пәнҗешәмбе

«Балачак унлыгы» һәм «Махсус Олимпиада» программаларын тормышка ашыру кысаларында 4 февраль көнне Бөгелмәнең мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Яңарыш» тернәкләндерү үзәгендә «Табиб Айболит киңәшләре» дип исемләнгән спорт сәгате узды.

Теоретик өлеш барышында балалар сәламәтлекнең дөрес туклануга бәйле булуын  - ризык тәмле генә түгел, файдалы да булырга тиеш; җиләк-җимеш һәм яшелчәләрдә асрала торган витаминнар турында; физик күнегүләр юлы белән сәламәтлекне саклау һәм ныгыту турында белделәр.

Соңыннан катнашучыларга йөгерү, сикерү, туплар белән эстафеталар, кызыклы конкурслар тәкъдим ителде. Барлык катнашучылар да күтәренке кәеф һәм бик күп уңай эмоцияләр алдылар.

Мондый чаралар балаларның сәламәт һәм актив яшәү рәвешен алып баруга карата кызыксынуларын арттыруга ярдәм итә, көндәшлек рухын ныгыта һәм физик мәгълүматларны үстерә, бу, һичшиксез, киләчәккә уңай йогынты ясый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International