2021 елның 3 февралендә Алексеевск муниципаль районындагы «Кайгырту» приютында тәрбиячесе Шатков Алексей Александрович тарафыннан 7 кешедән торган мәктәп яшендәге приют тәрбияләнүчеләре белән «Тән гигиенасы - сәламәт яшәү рәвешенең нигезе» исемле танып-белү әңгәмәсе үткәрелде.
Максатлар һәм бурычлар:
-Шәхси гигиена төшенчәсен бирергә;
-Сәламәтлегеңә кыйммәтле мөнәсәбәт формалаштырырга;
-Тәрбияләнүчеләрне шәхси гигиена кагыйдәләре белән таныштырырга;
-Шәхси гигиенаны үтәп, сәламәтлегеңне ничек саклап калырга һәм ныгытырга мөмкин булуын күзаллауны формалаштырырга.
Әңгәмә барышында тәрбияләнүчеләр тән гигиенасы белән тирәнрәк таныштылар: чыныгу, тире, теш һәм авыз куышлыгы, кием һәм аяк киеме гигиеналары турында күп кенә яңалыклар белделәр, сәламәтлекне саклауның төп ысуллары белән таныштылар, тән гигиенасы сәламәт яшәү рәвеше белән турыдан-туры бәйләнгән икәнен үзләштерделәр.
Балалар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр, актуаль тема буенча фикер алышуда катнаштылар, барлык тәрбияләнүчеләргә чара бик ошады алар бик күп кызыклы һәм файдалы мәгълүмат алдылар.