ЯҢАЛЫКЛАР


8
февраль, 2021 ел
дүшәмбе

2021 елның 5 февраль көнендә «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге специалисты Гайнутдинова Ф.Т. график нигезендә Айдар җирлегендә консультатив көн үткәрде.

Чәчтараш мастер Гөлчәчәк Хәбибуллина «Хезмәт терапиясе» программасын тормышка ашыру кысаларында «Чәчтараш эше» курсы буенча күп балалы әни һәм аның гүзәл кызлары өчен «Яшь чәчтарашлар. Серләр» дип исемләнгән мастер-класс уздырды. Анда кызларның алгы чәчләрен кисү, чәчләрне турайту күнекмәләрен бирде.


6
февраль, 2021 ел
шимбә

"Теплый дом" приютында мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән , тәрбияче И.В. Горбунова "Хастаханә" сюжетлы-рольле уен үткәрде.


5
февраль, 2021 ел
җомга

4 февраль - Бөтендөнья яман шеш авыруларына каршы көрәш көне. Бу дата уңаеннан Яңа Чишмә интернат-йортының өлкән шәфкать туташы Вәлиуллина Вера Николаевна «онкология авырулары турында нәрсә белергә кирәк» дигән темага доклад укыды, брошюркалар һәм белешмәлекләр өләште.

         2021 ел Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы дип игълан ителде. Татарстанда яшәүче барлык милләтләрнең телләрен һәм мәдәниятләрен саклау-киләчәк буын алдында безнең бурыч. Шуңа бәйле рәвештә Яңа Чишмә интернат-йортында бик күп төрле чаралар планлаштырылган.

           Беренче чара " Нәрсә ул фольклор?». Ул рус фольклорына багышланган иде. Социаль эш буенча белгеч Мостафина Гүзәл һәм тәрбияче Ерашова Мария «өлкәннәр өчен театр» проектында катнашучылар белән бергә бик күңелле «посиделки» дип исемләнгән инсценировка оештырдылар. Рус халык җырларын һәм биюләрен искә төшерделәр, рус гореф-гадәтләре һәм күңел ачулары турында сөйләштеләр.

2021 елның  5 февралендә   “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә тәрбиячеләр “Бизәкле төсле яулык” дигән иҗади эш уздырдылар.

   Тыл хезмәтчәне Мостафина Зимфира Мәгъсүм кызы, 1931 елның 9 апрелендә Ютазы районы Кызыл-Басу авылында күп балалы гаиләдә туа.
Зимфира Мәгъсүм кызының истәлекләреннән: "Безнең колхоз «Байрак»дип атала иде. Әни фермада, әти колхозчы булып эшләде. Мин гаиләдә җиденче бала идем.

"Чын" хатын-кыз булу өчен узенчэлекле белемгэ яки күнекмәләргә ия булырга кирәк түгел. Һәр хатын-кыз үз табигате буенча чын хатын-кыз.   2021 елның 4 февралендә Баулы районының «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Лейсән Сәитгәрәева, «Благодарение» фонды һәм АНОСЛОВ «Мин булдырам»  белән берлектә "Татнефть " хәйрия фонды ярдәме белән тормышка ашырыла торган "Социаль ярдәм" проекты кысаларында, мөмкинлекләре чикле балалары булган ата-аналарга бу һәм башка күп нәрсәләр турында сөйләде.

2021 елның 5 февралендә Баулы муниципаль районының «Милосердие» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгече Инза Калугина, Кырым-сарай авылының 3 нче социаль участогында «Минем булачак һөнәрем» дигән темага викторина үткәрде.

Бүген, 2021елның5 февралендә,ЯңаЧишмә районы Лениноавылындаяшәүче, тыл хезмәткәре, социальхезмәталучыФилиппова Нина Владимиркызыүзенең 90-яшьлек юбилеенбилгеләпүтә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International