«Астра» тернәкләндерү үзәгендә “Бизәкле төсле яулык” дигән иҗади эш узды

2021 елның 5 феврале, җомга

2021 елның  5 февралендә   “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә тәрбиячеләр “Бизәкле төсле яулык” дигән иҗади эш уздырдылар.

Әлеге дәреснең максаты булып халык иҗаты белән танышу, туган як традицияләренә сакчыл караш тәрбияләү. Дәрес башында балалар павлопосад яулыгы тарихын белделәр. Халык костюмнары иллюстрацияләре карадылар. Аннан соң балалар эшкә керештеләр. Балалар төсле кәгазь, клей, буяулар ярдәмендә кулъяулык ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International