Яңа Чишмә картлар йортында чаралар

2021 елның 5 феврале, җомга

         2021 ел Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы дип игълан ителде. Татарстанда яшәүче барлык милләтләрнең телләрен һәм мәдәниятләрен саклау-киләчәк буын алдында безнең бурыч. Шуңа бәйле рәвештә Яңа Чишмә интернат-йортында бик күп төрле чаралар планлаштырылган.

           Беренче чара " Нәрсә ул фольклор?». Ул рус фольклорына багышланган иде. Социаль эш буенча белгеч Мостафина Гүзәл һәм тәрбияче Ерашова Мария «өлкәннәр өчен театр» проектында катнашучылар белән бергә бик күңелле «посиделки» дип исемләнгән инсценировка оештырдылар. Рус халык җырларын һәм биюләрен искә төшерделәр, рус гореф-гадәтләре һәм күңел ачулары турында сөйләштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International